| График работы суда | |
| Понедельник | с 08:00 до 17:00 |
| Вторник | с 08:00 до 17:00 |
| Среда | с 08:00 до 17:00 |
| Четверг | с 08:00 до 17:00 |
| Пятница | с 08:00 до 15:45 |
| Суббота | выходной |
| Воскресенье | выходной |
| Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45 | |
| С днем работника суда! Статья в районной газете "Актаныш таннары" | версия для печати |
Һөнәри бәйрәм Ләйсән Зиннурова Һәр елның 5 ноябрендә Суд хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәмнең датасы очраклы гына сайланмаган: ул 1723 елда Бөтенроссия императоры Пётр I тарафыннан «Суд формасы турында» указ чыгарылуга бәйле. Әлеге документ суд процессын оештыру нигезләрен билгеләгән, эшләрне карау тәртибен һәм якларның ярышу принцибын формалаштыруга нигез салган. Бүген бу көн законга һәм гаделлеккә хезмәт итүчеләрне берләштерә. Актаныш районы халкы өчен дә әлеге бәйрәмнең әһәмияте зур. Район суды һәм участок җәмәгать судьялары – халыкка иң якын булган хокук саклау баскычларының берсе. Нәкъ менә биредә кешеләрнең көндәлек тормышына кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә, хокуклары яклана, бозылган гаделлекне торгызу өчен чаралар – күрелә. Актаныш район судының үзенә генә хас тарихы бар. Ул район язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Суд 1930 елның августында оештырыла. Җирле суд системасының формалашуы район тормышындагы зур үзгәрешләр белән бергә бара: суд аппараты төзелә, кадрлар туплана, эш кәгазьләрен алып бару тәртибе камилләшә, эшләрне карауда яңа алымнар кулланыла башлый. Төрле елларда биредә законга хезмәт итүне гади эш кенә түгел, ә үзләренең һөнәри бурычы дип кабул иткән кешеләр эшли. Аларның тырышлыгы белән һәр эшкә игътибарлы карау, документларны төгәл рәсмиләштерү һәм суд процессының һәр катнашучысына хөрмәт күрсәтү традицияләре ныгытыла. Заман үзгәргән саен суд эшчәнлеге дә яңара. Процессуаль кодекслар үзгәрә, карала торган эшләрнең төрләре арта, хокукый мәсьәләләр катлаулана. Суд коллективы яңа таләпләргә яраклаша, шул ук вакытта төп бурычларына – кешеләр алдында җаваплылыкка һәм законга тугрылыкка тугры кала. Суд эшчәнлегендә заманча технологияләрне куллану мөһим үзгәрешләрнең берсе була. Электрон документ әйләнеше, видеоконференцэлемтә, документларны интернет аша тапшыру мөмкинлеге эшне оештыруны җиңеләйтә. Әмма технологияләр никадәр камилләшсә дә, алар кеше хезмәтен тулысынча алыштыра алмый. Һәр суд карары артында судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең тырышлыгы, белемнәре һәм игътибарлы хезмәте тора. Бүген Актаныш район суды һәм участок җәмәгать судьялары үзләренең мөһим бурычларын дәвам итә. Биредә гражданлык, җинаять һәм административ эшләр карала, район халкына суд гаделлегенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тәэмин ителә. Һәр суд акты артында күп сәгатьлек әзерлек, закон нормаларын өйрәнү һәм вак детальләргә кадәр игътибар итү ята. Бу эшне судьялар гына башкармый. Судья ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьләре, белгечләр, администраторлар һәм башка хезмәткәрләр дә уртак эшкә зур өлеш кертә. Аларның хезмәте еш кына күзгә ташланмый, әмма бер генә суд утырышын да аларның катнашуыннан башка тиешенчә оештыру мөмкин түгел. Суд утырышы секретаре хезмәте аеруча төгәллек, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп итә. Документларны әзерләү, суд утырышы барышын беркетмәдә дөрес чагылдыру, процессуаль тәртипне саклау – боларның һәркайсы зур әһәмияткә ия. Суд эшенең һәр этабында хезмәткәрләрнең үз бурычларын намус белән үтәве уртак нәтиҗәгә тәэсир итә. Шуңа күрә Суд хезмәткәре көне – судьяларны гына түгел, ә суд эшчәнлегенең өзлексезлеген тәэмин итүче барлык хезмәткәрләрне хөрмәтләү көне дә. Бу бәйрәм уңаеннан Актаныш район суды һәм участок җәмәгать судьялары коллективларын һөнәри бәйрәм белән котлап, сабырлык, эшләрендә уңышлар телисе килә. . Суд системасының үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш керткән ветераннарга да аерым хөрмәт сүзләре җиткерәбез. Аларның тәҗрибәсе һәм хезмәт традицияләре бүгенге буын өчен кыйммәтле мирас булып тора. Законга тугрылык, төгәллек, җаваплылык һәм кешеләргә хөрмәт – суд хезмәткәрләренең көндәлек эшендә аеруча мөһим сыйфатлар. Әлеге традицияләр киләчәктә дә саклансын, суд системасында хезмәт куючыларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм эшләрендә уңышлар юлдаш булсын! |
|
| График работы суда | |
| Понедельник | с 08:00 до 17:00 |
| Вторник | с 08:00 до 17:00 |
| Среда | с 08:00 до 17:00 |
| Четверг | с 08:00 до 17:00 |
| Пятница | с 08:00 до 15:45 |
| Суббота | выходной |
| Воскресенье | выходной |
| Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45 | |