Arms
 
развернуть
 
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13
Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69
aktanyshsky.tat@sudrf.ru
423740, Республика Татарстан, с. Актаныш, ул. Ленина, д. 13Тел.: (85552)3-43-03, 3-20-69aktanyshsky.tat@sudrf.ru
Кликните сюда, чтобы посетить сайт 

           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
           Газета "Суд да Дело в 
                   Татарстане"
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты
             
ПРЕСС-СЛУЖБА
Новость от 02.10.2026
Статья в районной газете "Актаныш таннары"версия для печати
      Заманча суд: уңайлык, тизлек һәм ачыклык.
 
Суд системасы да бүгенге заман таләпләреннән читтә калмый. Электрон документ әйләнеше, видеоконференц-элемтә, процессларны автоматлаштыру — болар инде судларның көндәлек эшендә киң кулланыла торган мөмкинлекләр. Актаныш район суды да бу юнәлештә елдан-ел яңара. 1974 елда төзелгән суд бинасында берничә капиталь ремонт үткәрелгән, бүген исә хезмәткәрләр һәм судка килүчеләр өчен кирәкле шартлар тудырылган.
Заманча технологияләр суд эшен ничек үзгәртә, алар гади гражданнарга нинди уңайлыклар бирә һәм Актаныш район судында быел нинди яңалыклар бар? Бу хакта район суды администраторы Айрат Моразуллин белән сөйләштек.
— Айрат әфәнде, бүген суд эшендә заманча технологияләр турында еш ишетәбез. Бу үзгәрешләрне гражданнар үзләре дә сизәме?
— Әлбәттә. Цифрлы технологияләр суд эшен оештыруны шактый үзгәртә. Алар процессларны тизрәк, үтә күренмәлерәк һәм кешеләр өчен аңлаешлырак итәргә ярдәм итә.
Бүген күп кенә документларны кәгазь рәвешендә генә түгел, электрон форматта да бирергә мөмкин. Мәсәлән, дәгъва гаризалары, шикаятьләр электрон рәвештә кабул ителә. Судларда электрон эшләр һәм архивлар алып барыла: документлар сканерлана, махсус системага кертелә һәм цифрлы рәвештә саклана. Бу, үз чиратында, кирәкле мәгълүматны эзләү һәм аның белән эшләүне җиңеләйтә.
— Суд утырышларында да цифрлы мөмкинлекләр кулланыламы?
— Әйе. Утырыш залларында процесс барышын автомат рәвештә терки торган системалар урнаштырылган. Вакытка бәйләп цифрлы тавыш яздырыла, бу секретарьларга беркетмә төзегәндә ярдәм итә. Иң мөһиме — хаталар килеп чыгу куркынычы кими, ә кирәкле мәгълүматны табу тизләшә.
— Видеоконференц-элемтә дә суд эшендә мөһим урын алып тора. Актаныш район судында бу мөмкинлек кайчаннан файдаланыла?
— Актаныш район судында ВКС җиһазы 2015 елда урнаштырылды. Аның мөмкинлекләре шактый киң. Процесста катнашучылар, шаһитлар, экспертлар, белгечләр, тәрҗемәчеләр, вәкилләр аерым очракларда суд утырышында дистанцион рәвештә катнаша ала.
Бу бигрәк тә ерак төбәкләрдә яшәүчеләр өчен уңайлы. Кешегә суд утырышында катнашу өчен йөзләрчә километр юл үтәргә кирәкми. Шулай ук ВКС суд утырышларын тизрәк үткәрергә, чыгымнарны киметергә һәм процесс катнашучыларының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итә.
— Гади генә мисал китерсәк, бу ничек эшли?
— Әйтик, эш Актаныш район судында карала, ә шаһит башка төбәктә яши. Мондый очракта аны Актанышка чакыртып тормыйча, ул яшәгән урындагы судка чакыртып, ВКС аша сорау алырга мөмкин.
Әлбәттә, монда да барлык процессуаль таләпләр үтәлә. Шаһитның шәхесе ачыклана, вәкилләрнең вәкаләтләре тикшерелә, хокуклары һәм бурычлары аңлатыла. Аннан соң тиешле подписка алынып, эшне караучы судка җибәрелә. Димәк, дистанцион формат кулланылса да, суд процессының тәртибе саклана.
— ВКС куллану мөмкинлеге җинаять эшләренә дә кагыламы?
— Әйе. ВКС җинаять, гражданлык һәм арбитраж суд процессларында кулланыла. 2022 елның 29 декабрендә Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына 241¹ маддәсе кертелде. Ул видео-конференц-элемтә системаларын кулланып суд утырышында катнашу тәртибен күздә тота.
Аерым очракларда, шул исәптән хөкем ителүченең суд утырышында турыдан-туры катнашу мөмкинлеге булмаганда яки процесста катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү зарурлыгы туганда, ВКС кулланылырга мөмкин.
— Судта заманча технологияләр белән бергә матди-техник база да яңартылып тора. Быел нинди эшләр башкарылды?
— Бу юнәлештә эш даими алып барыла. 2026 елда гына да Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе тарафыннан район судына бер комплект видеоконференц-элемтә җиһазы, ике комплект компьютер, ике МФУ, ике кондиционер, бер комплект сервер, шулай ук башка кирәкле җиһазлар тапшырылды һәм урнаштырылды.
Суд территориясе дә тәртипкә китерелде: ул койма белән әйләндереп алынды, пульт белән идарә ителә торган капка урнаштырылды.
— Димәк, яңарту эшләре әле дәвам итә?
— Әйе. Алдагы көннәрдә дә эшләр бар. Ел ахырына кадәр котельныйда җылылык казанын алыштыру, суд бинасында өлешчә ремонт үткәрү бурычы тора.
— Сезнеңчә, суд системасын цифрлаштыруның иң зур нәтиҗәсе нәрсәдә?
— Иң мөһиме — суд эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм гражданнар өчен аны мөмкин кадәр аңлаешлы һәм уңайлы итү. Цифрлы технологияләр эшләрне карау вакытын кыскартырга, суд процессларының сыйфатын һәм үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.
Бүген суд системасында заманча технологияләрне кертү белән беррәттән, биналарны, техниканы, элемтә системаларын яңарту да дәвам итә. Актаныш район судында алып барыла торган эшләр дә шушы максатка — суд хезмәтенең сыйфатын күтәрүгә һәм кешеләр өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.


опубликовано 02.10.2026 08:29 (МСК)
Кликните сюда, чтобы посетить сайт 

           График работы суда
 Понедельник
 с 08:00 до 17:00
 Вторник с 08:00 до 17:00
 Среда с 08:00 до 17:00
 Четверг с 08:00 до 17:00
 Пятница  с 08:00 до 15:45
 Суббота выходной
 Воскресенье выходной
 Перерыв на обед: с 12:00 до 12:45
 
                   Татарстане"
            Отсканируй QR-код
             для быстрого перехода
        к разделу настроек Госпочты